Реклама
Җәмгыять
Эчке эшләр бүлегендә мәгълүматлар тәүлек әйләнәсе кабул ителә
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мөрәҗәгатьләрне язмача, телдән һәм электрон формада тапшырып була.
(19 август, “Апастово-информ“).
Гаризалар, җинаятьләр һәм административ хокук бозулар турындагы хәбәрләр, урыны, вакытына, мәгълүматның тулылыгына карамастан, барлык территориаль органнарда кабул ителә. Дежур бүлектә, оператив кизү торучы тарафыннан тәүлек әйләнәсе алына. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе Айрат Сафиуллин хәбәр итте.
“Кешенең шәхси гаризасы кабул ителгәннән соң, бер үк вакытта исәпкә алу китабына языла һәм хәбәрнамә бирелә. Шул ук вакытта ялган хәбәр бирүчегә җаваплылык каралуы да кисәтелә. Теркәлүләрнең тулылыгын тәэмин итү өчен телефон элемтәсе аша килгән хәбәрләр язылып бара. Хәбәрләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә калдырып була. Бу хакта тулырак район эчке эшләр бүлегенең рәсми сайтыннан укый аласыз“, – диде Айрат Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев