Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Апаска кайтып төпләнгән, хәләл көчләре белән яңа нигездә йорт салып чыккан Әнвәр һәм Дания Закировлар гаиләсендә 6 бала үсә. Әле шуңа өстәп уңган-булган бу гаиләдә уллыкка алган тагын 3 бала бар.

- Мин инде хәзер дәү әти,-ди йорт хуҗасы.-Дания белән икебезнең шатлыгы-беренче оныгыбыз балдан татлы булып үсеп килә. 
Ишле гаилә хуҗасының бар эшкә дә кулы ята-ул инде күптәннән үз эшен булдырды - уллары белән машина кузовлары төзәтә. Дания- мендәр-мамыклар чистарту остасы. Хуҗа кеше балта эшенә дә бик маһир - 3 ел элек йорты каршында кул астындагы материаллардан балалар спорт-уен мәйданчыгы төзеде. Бөтен урам малай-кызларының яраткан ял итү урыны ул хәзер. 
Бу баруымда тагын бер яңалык күреп кайттым-үз куллары һәм уллары белән бергәләп белән трактор-машина ясаган Әнвәр. 
- Кышын аны резина ленталы, теләсә нинди кар көртендә дә батмаслык трактор вариантына көйлим,-ди оста. -Кар эттерәм, теләсә нинди, бер-ике тонналык йөк ташыйм. Көзге чорда да машина-тракторым батып калмый-андый чакта көпчәкләргә чылбыр кидертәм, - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев