Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр нинди була?

Югары Балтайда дуга бөгүче, ат чанасы ясаучы, камыштан ләхет чыптасы үрүче Әфраим Шәйхуллин капка төбеннән кеше өзелеп торганы юк. -Үз гомеремдә 22 ел дуга бөктем, кара исәп буенча урманчылыкларга, колхозларга, ат тотучы райондашларыма 800 данә ясаганмындыр. Бакырчы, Балтай, Дәвеш, Биеш, Черкен урманарын күп айкадым ул елларда, дугага шәп карама белән...

Югары Балтайда дуга бөгүче, ат чанасы ясаучы, камыштан ләхет чыптасы үрүче Әфраим Шәйхуллин капка төбеннән кеше өзелеп торганы юк.

-Үз гомеремдә 22 ел дуга бөктем, кара исәп буенча урманчылыкларга, колхозларга, ат тотучы райондашларыма 800 данә ясаганмындыр. Бакырчы, Балтай, Дәвеш, Биеш, Черкен урманарын күп айкадым ул елларда, дугага шәп карама белән шомырт агачы гына бара. Беррәттән ат чаналары да ясадым, анысы 50 дән артмый, берничәсен Болгарга, Казан музеена да соратып алдылар әле. Пенсиягә чыккач та өйдә кул кушырып утырганым юк-камыштан ләхеткә баш астына куелучы чыпталар үрергә өйрәндем. Камышын Борындык балык күле, Кече Бакырчы, Шәмәк авыл күлләре ярыннан урып алып кайтам. 2014 елда 33, былтыр 25 чыпта үрдем. Быелга да заказларым, шул чама чыпта үрерлек киптергән камышым бар, -ди тиктормас 75 яшьлек авыл агае.

Пенсиягә чыкканчы ул Крупская исемендәге колхозда шофер, кранчы, автобус шоферы, ферма мөдире булып эшләде. Атлар ярата, үз хуҗалыгында 3 ат тотты, умарталыгы да бар. Җәмәгате Роза белән 5 бала үстереп, ул бүген 7 онык, 2 оныкчыкка сөекле дәү әти булып, бар булганына шөкер итеп яши. Саваплы эшләре бихисап аның - бу якларда унлап мәчетләр төзелешендә, тимер күперләр салуда да башлап йөрде аксакал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев