Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егетләргә уңышлар телик!

Апас бозы быел үз хуҗаларын бик сөендерә-Алтын алка" мәктәп укучылары бөйгесендә Апасның 2000-2001елларда туган яшь хоккейчылары узган атнада бу як зонадагы 6 команданы җиңеп, финалга үткән иде инде. 27 гыйнварда "Алтын алка" бозында 2003-2004 елгы яшь хоккейчылар бәйгесендә дә безнекеләр җиңде. Апас балалары Тәтештән килгән яшьтәшләре командасын 10:0, Кайбычлыларны 2:0...

Апас бозы быел үз хуҗаларын бик сөендерә-Алтын алка" мәктәп укучылары бөйгесендә Апасның 2000-2001елларда туган яшь хоккейчылары узган атнада бу як зонадагы 6 команданы җиңеп, финалга үткән иде инде. 27 гыйнварда "Алтын алка" бозында 2003-2004 елгы яшь хоккейчылар бәйгесендә дә безнекеләр җиңде. Апас балалары Тәтештән килгән яшьтәшләре командасын 10:0, Кайбычлыларны 2:0 исәбе белән бирелдерделәр һәм финалга үттеләр. Кайбычлылар командасында ир балалар белән бергә бозга чыгып, ун кыз бала да хоккей уйнавы тамашачыларга гаять кызыклы булды. Йомгаклау ярышлары Чистай һәм Зәй шәһәрләрендә үтәчәк. Балаларыбыз бу финал ярышларына үзләренә Татарстан Президенты бүләк иткән яңа 42 урынлык автобуска утырып барачаклар. Команда капитаннары Рафаэль Сафиуллин, Айдар Ярхәметдинов, капкачылар Артур Галиуллин, Айдар Габитов һәм башка уенчыларга яңа спорт уңышлары телик!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев