“ЭкоЯз” җиңүчеләре билгеле
Республикакүләм “ЭкоЯз” бәйгесенең район этабы җиңүчеләре бүләкләнде.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
Акциянең төп максаты - иң яхшы иҗтимагый экологик инициативаларны һәм чисталык өчен актив көрәшүчеләрне ачыклау. Бәйгедә мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, гаиләләр катнашты.
“Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә Апасның “Салават күпере”, “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә – Апас урта мәктәбе җиңү яулады. “Экогаилә” булып Әлмәндәр авылыннан Хәмидуллиннар гаиләсе танылды.
Җиңүчеләргә бүләкләр, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрының Дипломнары традицион дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев