Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экология министрлыгы су өслекләрен онлайн-күзәтү системасын эшләүдә катнаша

Су өслекләрен күзәтчелек итү нокталары саны буенча Татарстан илебез регионнары арасында алдынгы урында.

(5 гыйнвар, “Апастово-информ”). 


Татарстан экология министрлыгында су өслекләрен күзәтүнең 261 ноктасы исәпләнә. Суның торышы һәм составы даими тикшерелеп тора. 
“Безне Россия табигатьне саклау министрлыгында су өслекләрен онлайн-күзәтчелек итү схемасын эшләү төркеменә керттеләр. Реаль вакыт эчендә суга нинди зыян салынуын күзәтү мөһим бүген. Бу уңайдан Татарстан экология министрлыгында башкарылган хезмәт нигез итеп алынды һәм башка регионнарга үрнәк итеп таратыла”, - дип сөйли Татарстан экология министры Александр Шадриков. 
Экология министрлыгында аңлатуларынча, су өслекләрен күзәтчелек итү ноктлары төрле районнарда урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев