Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эксперт күршеләрнең электричество урлавын ачыклау ысулын әйтте

Күршеләрдән электричество урлау гадәте СССР заманыннан килсә дә, моны ачыклау җиңел түгел, тик шулай да мөмкин, дип сөйли «ГИТ» ГАҖ генераль директоры Валерий Ковалев. Бу турыда ул «Прайм» агентлыгына аңлаткан.

Эксперт сүзләренчә, күршедән турыдан-туры электр урлау – шактый сирәк очрый. Моны тикшереп була: өйдә бөтен электр приборларын сүндерергә һәм счетчик әйләнәме икәнен карарга кирәк.

Әгәр күршеләр гомуми йорт счетчигына тоташкан дигән шик булса, күршеләрдә электр җиһазлары эшләгән килеш, аларның фатир счетчигын карарга кирәк. Яки подъездда яктырту автоматын сүндереп карагыз – күршеләрдә ни дә булса сүнәме икәнен тикшерегез.

«Гомуми дигәч тә ул беркемнеке дә түгел дигән сүз түгел. Гомуми – ул бөтен кеше, шул исәптән сез дә, түли торган әйбер. Кемдер гомуми йорт челтәренә законсыз тоташса, аның яктыртуы өчен нәкъ менә сез түлисез дигән сүз. Моны ачыклау катлаулы, тик мөмкин эш», – ди Ковалев.

Ковалев сүзләренчә, күпчелек очракта гомуми йорт челтәрләренә коммерция оешмалары кушыла. Электричество урлау ачыкланган очракта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ekspert-kurselar-elektricestvo-urlavyn-acyklau-ysulyn-aitte-5857583

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев