Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экспонатлар ишәйгән саен, почмаклар саны да арта бара

Югары Ындырчы авылында яшәүче Илһам Хисамов тарихны барлау, үткәннәрне мәңгеләштерүдә үз өлешен кертә. Әлеге эшкә ул кемдер кушкан өчен түгел, үз теләге белән алынган.

(8 октябрь, “Апастово-информ“).


Илһам Хисамов йорт каршыларына балалар өчен уен мәйданчыгы да ясап куйган.

“Улыбыз тугач, әнә шулай уенчыклар, таганнар ясыйсы килде. Барысын да үзем ясадым. Балалар шунда мәж килә“, - ди ул.

Ишегалдын тарихи музейга әверелдергән, ял итү почмагы булдырган ул. Биредә кулдан ясалган нинди генә борынгы эш коралы, көнкүреш кирәк-яраклары юк. Ат дагасы, йозак, гер, үлчәү, утюкларның берничә төре тупланган.

“Эш коралларын кырлардан, бакчалардан табам, таныш-белешләрдән җыям. Җирдән иске акчалар да килеп чыга. Аларның барысын да стенага беркетеп куям. Гаражның бер почмагын да элек кулланган йорт кирәк-яракларына багышладым. Балалар чыга, барысын да күреп, белеп, танып үсәләр. Китап уку бер нәрсә, үз куллары белән тотып карап, үз күзләре белән күрү бөтенләй башка“, - ди үзе.

Илһам Хисамов һәрбер экспонат турында озаклап сөйли ала. Аларны туплау яраткан шөгыленә әверелгән. Аның өчен һәр табылдык кадерле. Бу эшне тагын да дәвам итәргә ниятли. Экспонатлар ишәйгән саен, почмаклар саны да арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев