Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан 30 апаслыга котыру авыруына карата прививка ясалган

Хәзерге болгавыр заманда адәм баласы белән төрле хәлләр булырга мөмкин. Котыру авыруы, аның аянычлы нәтиҗәләре турында да күп языла, әйтелә. Нигездә, эт-мәче тешләүдән зыян күргәннәр. Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Ләйсән Сибгатуллина прививкаларның әһәмиятенә кат-кат басым ясады. Халык бу төр чарага бик игътибарлы икән. - Прививкаларга үзвакытында бик теләп, белеп...

Хәзерге болгавыр заманда адәм баласы белән төрле хәлләр булырга мөмкин. Котыру авыруы, аның аянычлы нәтиҗәләре турында да күп языла, әйтелә. Нигездә, эт-мәче тешләүдән зыян күргәннәр. Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Ләйсән Сибгатуллина прививкаларның әһәмиятенә кат-кат басым ясады. Халык бу төр чарага бик игътибарлы икән.

- Прививкаларга үзвакытында бик теләп, белеп киләләр. Прививканы кире кагучылар бик сирәк, аларга аңлату эшләре алып барабыз. Прививкалар ясатуны бала тулысынча сәламәт булмаса яки ниндидер хроник авырулар белән авырса гына кичектереп торырга кирәк. Балаларга прививкалар календарь нигезендә, олыларга ун елдан ун елга дифтерия, столбнякка карата ясала. Себер язвасы прививкасын ветеринария хезмәткәрләренә, хәзерләүләр конторасында эшләүчеләргә ясыйбыз, - диде Ләйсән Сибгатуллина.

Республикабызда иммунизация буенча Европа атналыгы узды һәм шул атналык кысаларында агымдагы елның 18 июненнән "Вакцинация - сәламәт Милләт!" кампаниясе башланып китте. Ул үз эченә мәгълүмат марафонын ала. Бу уңайдан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният сарайларында төрле чаралар үткәрелә, вакцинациянең әһәмиятен аңлату эшләре бара.

Вакцинацияләр ярдәмендә күп кенә инфекцияләр белән идарә итеп була икән. Район санитария-эпидемиология күзәтү үзәге табибы Мәдинә Зарипова әйтүенчә, кайбер төр авыруларны җиңүгә нәкъ менә иммунизация ярдәмендә ирешелеп килә.

- Илебездә кисәтү прививкалары илкүләм календарь буенча ясала. Соңгы елларда районда полиемилит, дифтерия, В гепатиты, кызамык белән авыручылар юк. Өлкән буын хәтерлидер әле, вакцинация булмаган елларда кызамык авыруы белән барлык балалар да авырып чыккан. Прививкалар ясала башлагач кызамык белән авыручылар саны кимегән һәм бөтенләй күзәтелми. Соңгы елларда прививкалардан баш тарту очраклары сирәк кенә булса да очраштыргалый. Белгечләр сүзләренә колак салмыйча күп кенә әти-әниләр интернеттагы мәгълүматларга ышанып, балаларының гомерен куркыныч астына куялар. Иммунизация төрле эпидемияләр булдырмауның бердән-бер чарасы булып тора һәм шулай булып калачак та, - диде ул.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иммунизация