Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел башыннан районда рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан 37 кеше штрафка тартылган

2013 елның 15 ноябрендә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны һәм аны рекламалауны тыючы закон гамәлгә керде, узган елның 1 июненнән ул тагын да катгыйланды. "Тыя алмыйлар, барыбер тартабыз" диючеләр хәзер тиешле урыннарда яки кача-поса гына тарта башладылар. Законга каршы килгән өчен тиешле штраф күләмен күпләр яхшы белә. Әле шуның өстенә тәмәкегә...

2013 елның 15 ноябрендә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны һәм аны рекламалауны тыючы закон гамәлгә керде, узган елның 1 июненнән ул тагын да катгыйланды. "Тыя алмыйлар, барыбер тартабыз" диючеләр хәзер тиешле урыннарда яки кача-поса гына тарта башладылар. Законга каршы килгән өчен тиешле штраф күләмен күпләр яхшы белә. Әле шуның өстенә тәмәкегә бәя дә һаман кыйммәтләнә бара.

- Законны санламыйча рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан өчен административ җаваплылык бар. Биналарда, рөхсәт ителмәгән территорияләрдә тарткан өчен 500 сумнан башлап 1500 сумга кадәр штраф салына, балалар мәйданчыкларында тәмәке төтенләтүчеләргә 2-3 мең сум штраф каралган. Ел башыннан районда рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан 37 кеше штрафка тартылган, узган елгы күрсәткечтән шактыйга артык бу. Икенче, өченче кат эләгүчеләр әлегә юк, - ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин.

Фото:http://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxakpBOWlTd09oV1VvaGx1eVlIRE9CZWk2bWVta2Jpa0lPa3ZRX0tENk9JMzBzN0tDNVl6b3ZYUUZhNlhiNW02bEkwdzhHckw4aWw3TmRVOU1xM1dyek0yUURCbDhTdnpkQ3lHckNNS2tMTTV3ak9QeTNlbjYwTQ&b64e=2&sign=11944dee15159f8ac2a52d2be9087107&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев