Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел саен 33 мең татарстанлы кан донорлары булалар

Бу игелекле гамәлгә барлыгы 25 яшьтән алып, 34 яшькә чаклы кешеләр аеруча актив кушыла.

(9нчы июнь, “Апастово-информ“).


33 мең татарстанлы ел саен авыручыларга ярдәм йөзеннән, үзләренең каннарын тапшыралар. Шуларның яртысы диярлек 25-34 яшьлекләр. Бу хакта Республика кан бирү үзәгендә хәбәр иттеләр.
14нче июньдә илебездә һәм дөньябызда Бөтендөнья донорлар көне билгеләп үтелә. 8нче июньнән алып 15нче июньгә чаклы Бөтенроссия донорлык акциясе #ОставайсяДонором старт ала. Республика донорлары кан агызуга мохтаҗ булган ун меңләгән кешегә үз каннарын бирәләр.
“Республикабыз буенча елга 50 тонна донорлык кан компоненты кирәк була“, - диләр белгечләр.
Алар шулай ук, донорларның 70 проценты ирләр, 30 проценты хатын-кызларны тәшкил итә, диләр. Донорлар өчен кызыксындыру чаралары да каралган. Ике көн өстәмә ял, соцпакет, ташламалар, 14,6 мең сум акчалата һ.б. кызыксындыру чаралары бар.
2020нче ел башындагы мәгълүматлар буенча, татарстанлылар арасында исемлектә 12,5 мең “Россиянең мактаулы доноры“ һәм “ СССРның Мактаулы доноры“ исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев