Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ел тәрбиячесе“ Гөлназ Вәлиуллина: “Эшкә мин аларны сагынып киләм“

Гөлназ Вәлиуллинаның "Салават күпере" балалар бакчасында эшли башлавына быел биш ел була. Яшь булуына да карамастан, ул үзен тырыш, җаваплы, тәҗрибәле тәрбияче буларак күрсәтергә, балалар мәхәббәтен, әти-әниләр ышанычын яуларга өлгерде. - Студент елларымда ук минем туган якларыма кайтып эшлисем килде. Балаларны бик нык яраттым. Нәниләр белән эшли башлау минем өчен...

Гөлназ Вәлиуллинаның "Салават күпере" балалар бакчасында эшли башлавына быел биш ел була. Яшь булуына да карамастан, ул үзен тырыш, җаваплы, тәҗрибәле тәрбияче буларак күрсәтергә, балалар мәхәббәтен, әти-әниләр ышанычын яуларга өлгерде.
- Студент елларымда ук минем туган якларыма кайтып эшлисем килде. Балаларны бик нык яраттым. Нәниләр белән эшли башлау минем өчен аеруча да зур сөенеч булды. Алар шундый беркатлы, самими. Эшкә мин аларны сагынып киләм, кайткач та һәрберсен күңелем аша уздырып, күз алдыма китереп утырам. Әйткән сүзләре дә һәрчак колакта яңгырап тора, - ди ул. Гөлназ эшендә хөрмәтле тәрбияче булса, йортында ул уңган хуҗабикә. Тырыш, өлгер, баскан җирендә ут уйнатучы тормыш иптәше Альберт белән гаилә корып, йорт булдырып, уллары Самир белән Альмирны тәрбиялиләр. Мәктәп елларыннан ук чаңгычы-спортчысы исемен йөрткән Гөлназ "Чаңгы юлы-2018"нең җиңүчесе исеменә лаек булды.
Гөлназ Вәлиуллина тиздән район данын яклап республикакүләм бәйгедә катнашачак. Аңа уңышлар телибез.
Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев