Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел уңышы

Эш күрсәткечләре буенча районның Пенсия Фонды бүлеге коллективы Татарстан күләмендә өченче урынга лаек булды

Район Пенсия Фонды аша быел 50 гаиләгә икенче баласы тугач тантаналы шартларда 453000 сумлык (район буенча тулаем-22 миллион 650 мең сум) Ана капиталы бирелде. Алдан бирелгәннәрен дә кертеп, быел 65 гаилә барлыгы 23 миллион сумлык Ана капиталының бер өлешен торак шартларын яхшырту, балалар укытуга сарыф итте. 
 
Районда бүген 7014 пенсионер яши. Бу категория гражданнарга барлыгы 1 миллиард 250 миллион сумлык төрле пенсияләр һәм социаль түләүләр вакытында һәм төгәл график нигезендә шәхси исәпләренә һәм банк карталарына күчерелеп бара. 
 
 Пенсия Фондының район бүлегенә ел буена 11000 апаслы мөрәҗәгать итте һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев