Элвин Грей халыкны концертларына ничек җәлеп иткән?
Җырчының башкаруына башта яшүсмерләр, аннан соң өлкән буын, шуннан соң гына яшьтәшләре игътибар иткән.
(12 сентябрь, “Апастово-информ”).
Җырчы Радик Юльякшин үзенең концертларына 3 яшьтән алып, 80 яшькә кадәрге кешеләрне ничек җәлеп иткәне турында Андрей Кузьминга “100% Татарстан” дип аталган проект өчен биргән интервьюсында сөйләде.
“Тыңлаучылар арасында әбиләр дә, бәбиләр дә бар. Ә инде төгәл статистиканы карасаң, минем тыңлаучыларым 20дән 45 яшькә кадәр. Башта яшүсмер кызлар гына тыңлый иде. Хәзер инде өлкәннәр дә игътибар итте”, - дип әйтте Юльякшин.
Берникадәр вакыттан соң, Юльякшин “Ашкына гомер” җырын яздыра. Шул җыры белән өлкән буын игътибарын җәлеп итә. Шуннан соң аны җитди концертларга чакыра башлыйлар.
“Дусларым турында, җитди мәхәббәт турында җырлар яздыра башладым. Аннан соң, 18 яшьтән өлкәннәр концертыма килә башладылар”, - дип билгеләп үтте җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев