Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗем авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Карамасар авылында яшәүче сеңелебез, апабыз Шиһапова Наҗия Наил кызының 18 апрельдә гомер бәйрәме – юбилее!

Кадерлебез! Синең бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син, янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. 31 ел гомереңне балалар укыту, тәрбияләүгә багышладың. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Кайчан гына син әти белән...

Кадерлебез! Синең бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син, янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. 31 ел гомереңне балалар укыту, тәрбияләүгә багышладың. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Кайчан гына син әти белән әнинең кадерле кызы булсаң, инде тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, кызларыңның, улыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Барысы да: күпме шатлык-куаныч, сабырлык, бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр - һәммәсе дә узган. Шуңа да без сиңа бүген туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән матуррак, бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларың тормышка ашып, киявебез Рифат янәшәсендә, балаларыңның, оныкларыңның кадерле әнисе, дәү әниләре булып, саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түрендәге бәхет очкыннары, йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.

Сине яратып, иң изге теләкләр белән - апаларың, абыең, энең һәм сеңелең гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев