Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗем авылында яшәүче Хәбир абый Гарипов 46 ел һөнәренә тугры калган

Шофер эше җаваплы, шул ук вакытта бик кирәкле дә һөнәр. Иртә таңнан торып юлга чыгып китеп, кич белән генә әйләнеп кайтып, йортның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә күмелгән авыл кешесенә карата ихтирам арта гына бара. Әҗем авылында яшәүче Хәбир абый Гарипов та ару-талу белмәс җир кешесе. Ул сайлаган һөнәренә 46 ел тугры калган....

Шофер эше җаваплы, шул ук вакытта бик кирәкле дә һөнәр. Иртә таңнан торып юлга чыгып китеп, кич белән генә әйләнеп кайтып, йортның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә күмелгән авыл кешесенә карата ихтирам арта гына бара. Әҗем авылында яшәүче Хәбир абый Гарипов та ару-талу белмәс җир кешесе. Ул сайлаган һөнәренә 46 ел тугры калган.
- Әтием Заһир гомер буе техника арасында булды. Батыр йөрәкле әнием Сания яшьлегендә тракторга утырып кырлар иңләгән, чәчү чәчкән. Техникага тартылуым нәселдән килә. Менә хәзер балаларым да машина белән идарә итә, оныкларым минем тирәдә кайнаша, - ди ул.


Хәбир абый үзе яратып әйткәнчә "борынлы" машинага кайчан утыруын төгәл генә хәтерләми дә. Ләкин шунысы мәгълүм, әлеге машина хуҗасы белән бергә олыгайган, иксез-чиксез юллар ураган. Бер кулда гына йөргәч, карап-төзекләндереп торгач, әле дә сафта ул.
- Шофер кеше бит машинаны тавышыннан ук аңлый ул. Азрак шикләнгән җиһазы булса, шунда ук алмаштырам, төзәтеп куям. Чиста-пөхтә йөртергә тырышам. Лаеклы ялга чыктым дип, өйдә генә утырасы килми. Чәчү һәм урып-җыю эшләрендә катнашам. Машинага утырып чыгып китү үзе бер рәхәт. Чүчүлек ташу, ашлама китерү кебек эшләр миңа йөкләнгән. Печән вакытында да машинам тик тормый, - дип сөйли Хәбир абый. Шул ук вакытта юлсызлыктан интеккән, якын гына арага да көннәр дәвамында барган вакытларны да искә ала. Күз ачкысыз бураннарда, язгы-көзге пычракларда:"Исән калырмын микән", - дип уйлаган мизгелләрне бүген инде елмаюлар аша сөйли.


Гариповларның йорт янында бер генә техника түгел. Кайсын җиһазга алып кайткан ул, кайсына яңа сулыш өрү хыялы белән яна.
- Хуҗалык эшләрен башкару өчен мини-трактор ясыйсы килә. Җиһазларын табыштырып та куйдым инде. Җыю эшенә керешәсе генә калды. Оныклар да күреп, кечкенәдән белеп үсә, шуңа сөенәм. Алар бит миңа алмаш, - ди уңган хуҗа.


Хәбир абый умартачылык белән дә шөгыльләнә. Үзе кебек тынгысыз бал кортларын тәрбияләү серләренә төшенә. Инде өченче ел умарталар белән мәж килә икән. Эшле көнем - сыйлы табыным, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев