Әҗем авылында корбан ашы узды
Районда корбан ашлары уздыру дәвам итә.
(28 июль, “Апастово-информ”).
Әҗем авылы мәдәният йорты бинасында корбан ашы оештырылды. Бирегә ак яулыклы апалар килде. Хатын-кызлар табын артында догалар укып, аралашып, сый-нигъмәтләрдән авыз итеп утырды. Аш мәҗлесен үткәрү өчен кобан ите Апас-мол берләшмәсеннән бирелгән иде. Бу хакта клуб мөдире Гөлнар Сәгытдинова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев