Әҗем авылының “Ветераннар бакчасында” өмә узды
Әҗем авылында матур традиция яши.
(7 май, “Апастово-информ”).
Әҗемлеләр ел саен Бөек Җиңү көне алдыннан ветераннар хөрмәтенә утыртылган бакчада өмә оештыра. Быел да алар бакчаны чистартты, чүп-чарлардан арындырды. Узган ел әлеге бакчага исемле агачлар утыртканнар иде.
Өмәдә авылдан читтә яшәүче әҗемлеләр дә катнашты. Әҗемлеләр әнә шулай райондашларга матур үрнәк күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев