Әҗем балалары өйдә шөгыльләнә
Әҗем авылы балалар бакчасына йөрүче нәниләр өйдә үзләренә төрле шөгыльләр тапкан.
(16 апрель, “Апастово-информ“).
Бакча мөдире Нурания Зәйнуллина хәбәр иткәнчә, балалар өйдә генә торып, рәсем ясау, язу буенча осталыкларын арттыралар. Арада спорт белән шөгыльләнүчеләр дә, бик теләп яшелчә үсентеләре үскәнне күзәтүчеләр дә бар. Фотосурәтләрне алар #сидидома тамгасы белән интернетка да урнаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев