Реклама
Җәмгыять
Әҗем егетләре булдыра
Әтиләре эшен дәвам итүче Инзил һәм Данил Вилдановлар “Агростартап” программасы буенча грантка ия булганнар.
(31 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә алар МТЗ-82.1 тракторы сатып алганнар. Хәзер исә егетләр мал-туар асрау өчен ферма төзү уе белән яшиләр.
Инзил Вилданов Казан аграр университетын тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, ул үзенә крестьян-фермер хуҗалыгы булдырган.
“Авыл тормышын күреп, эшләп үстем. Шуңа да авылны сайладым”, - ди ул.
Казан химия-технология университетын тәмамлаган Данил Вилданов та фермерлык эшен сайлаган. Быел ул крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, үз эшен башлап җибәргән. “Агростартап” программасы буенча грантка ия булып, яңа гына МТЗ-82.1 тракторы сатып алган. Киләчәктә ул 80 баш үгез асрау өчен торак салуны планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев