Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Энҗе-мәрҗән сыннарга күз нурлары салынган

Апас районы Каратун станциясендә яшәүче Физалия Гыйззәтуллинаның өе үзенең кул эшләре белән бизәлгән. Аның сакура агачлары ел әйләнәсе чәчәктә утыра, виноградлары, чияләре мул уңыш бирә, агачлары яфрак яра, роза гөлләрен бер дә кырау алмый. Бер почмакта алмагачлар шау чәчәк атса, икенче бер почмакта аларның инде кызарып пешкән алмалары өлгергән, архидея гөлләренең нинди генә төстәгеләре юк.

Кул эшләренә бик оста Физалия апа. Аның кулына килеп эләккән гап-гади җепләр бер төн эчендә вазага, аккошларга, чәчәкләргә әверелә. Челтәрләп, бизәкләп шәлләр, кофталар, костюм һәм итәкләр дә бәйләгән, мунчалалар үргән. Вазага куелган розалар да әле яңа гына бакчадан өзеп кергән чәчәкләрне хәтерләтә.
Оныкларына бәйләп кигезгән сарафан, күлмәк, оекбашлар кибеттәгедән һич кенә дә аерылмый. Үз куллары белән ясаган уенчыклар да бүлмә түрендә тора. Убырлы карчык йортын, ташбаканы балалар бигрәк тә яратып карый икән.
Физалия апа моннан биш ел элек бәйләү белән беррәттән энҗе-мәрҗәннәр белән эшләүгә дә керешә. Иң беренче булып калфак чигә ул. Дуслары белән бергәләп китапханә каршында оешкан “Тылсымлы энә” түгәрәгенә йөри башлый.
-Төрле төстәге мәрҗәннәр алып кайттык. Бергәләп утырып чиктек. Аннан мин интернеттан карап, дуслардан сорашып, агачлар үрә башладым. Үрнәкләрен үзем уйлыйм. Төпләрен төрле савытлар белән ясыйм. Формасын исә каты чыбыкны гипс белән катырып эшлим. Буяп, лаклап куйгач ул чын агач ботагыннан бер дә аерылмый. Энҗе-мәрҗәннәр тезеп, эш күзгә күренә башлагач, күңел үсә, аерыласы килми, үзенә тарта. Ясап кына калмыйм, мин агачларны төрле кошлар, күбәләкләр, бөҗәкләр белән дә бизәп куям. Үз кулларың белән ясалган эшләр шундый якын һәм кадерле. Монысы иң матуры дип тә аерып карый алмыйм хәтта, - ди Физалия апа.
Иң беренче ул салынып төшкән тал ясаган. Аннан виноград тәлгәшләре үргән. Әлеге күз нурларын салып, бар күңелен биреп эшләгән кул эшләре белән “Яшьлек” бәйгесендә катнашып, районда беренче урынны алган.
-Иң беренче эшли башлаганда бер агачны җыю өчен өч ай вакыт кирәк булды. Хәзер бер атна эчендә дә ясап бетерә алам. Әлеге эш мине тынычландыра да, шул ук вакытта шөгыль дә, иптәш тә булып тора. Вакытны онытып төннәр буе утырган бар. Көндез дә вакыт булган саен кулларым мәрҗәнгә үрелә. Агачның ботакларын җыйганда үзем генә эшләргә яратам. Дөньяның бар мәшәкатьләрен оныттыра ул. Хәзер шушы агачларым янәшәсенә кыр чәчәкләре үреп куярга хыялланам. Бер-берсен кабатламас кыр, болын чәчәкләре өчен мәрҗәннәрем әзер инде. Кофе агачын бик яратып ясыйм. Аның сабакларын, яфракларын да үреп куям, - ди ул.
Физалия апа берәр җиргә баргач, ятрак кул эшләре күрсә, кайтып аларны эшләп куймыйча тынычланмый. Роза чәчәкләрен дә Яр Чаллыга кунакка баргач күрә ул. Кайту белән ваза тутырып, төрле төстәгеләрен бәйләп тә куйган. Кул эшләрен якыннарына, дусларына бүләк итәргә ярата. Шулай ук таныш-белешләр арасында заказ биреп ясатучылар да бар икән. Кул эшләренең исәбен шуңа күрә хәтерләми дә.
Мәрҗән сыннар янәшәсенә матур-матур гөлләр дә утырткан Физалия апа. Алар да хуҗабикәнең уңганлыгын, булганлыгын сөйләп, тәлгәш-тәлгәш чәчәктә утыра. Аш-суга да бик оста ул. тәмле-тәмле ризыклары белән балаларын, оныкларын сыйлый. Токмач басу, камыр кую, бәлеш салу аның өчен көндәлек эшләр кебек.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев