Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эремчекле конвертлар рецепты

Ачы камырдан пешерелә торган татлы ризык рецептын тәкъдим итәбез.

  Камыр өчен кирәк: 200 мл җылы сөт, 7-10 г коры чүпрә (чи чүпрә булса – 20 г), 70 г шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 1 йомырка һәм 1 йомырка сарысы (эчлек әзерләгәннән калган), 40 мл көнбагыш мае, 350-450 г тирәсе он.

  Эчлек өчен кирәк: 500 г эремчек, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 90 г тирәсе шикәр комы, бер чеметем тоз һәм ванилин, ярты лимон согы һәм кыргычта кырылган кабыгы (сарысы), 60 г йөзем, 1 йомырка агы.

  Иң элек ачы камыр басарга һәм, өстен каплап, 1 сәгать кабартырга.

  Эчлек ясау өчен рецептта күрсәтелгән йомырка һәм шикәр комыннан кала барлык ингредиентларны бергә кушып болгатырга (блендер белән вакларга була). Аннары 1 йомырка агына бер чеметем тоз һәм шикәр комы салып, миксер ярдәмендә яхшылап күпертергә. Соңыннан бу күпертелгән йомырка агын эремчекле массага кушып, акрын гына болгатырга.

  Кабарган камырны 3-4 миллиметр калынлыкта җәяргә. Шакмаклар кисәргә (якынча 20 шакмак чыга). Һәр шакмак уртасына 1 аш кашыгы эчлек салырга һәм камырның дүрт як очын да уртага таба күтәртеп, бер-берсенә ябыштырырга. Майлы яки пергамент кәгазе җәелгән табага тезгәч, камыр бераз кабарсын өчен, 20 минут тирәсе җылы урында тотарга.

  Табаны газ миченә куйганчы, 1 йомырка сарысына 1 аш кашыгы сөт салып бутап, камыр өсләрен буяп чыгарга.

  Эремчекле конвертлар 180 градуска кадәр кызган газ мичендә, кызарганчы, 20 минут пешә. Мичтән алгач һәм суынгач, өсләренә шикәр оны сибәргә мөмкин.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/eremcekle-konvertlar-recepty-5871133

Ләйсән Вәлиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев