Эшче хезмәтенең дәрәҗәсе үсә
Конституциягә төзәтмәләргә Чагин шундый бәя бирде. Илебезнең Төп документында Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтен хәрмәт итә һәм аларның хокукларын яклый дип күрсәтеләчәк.
(Казан, 10нчы апрель, “Татар-информ”)
Конституциягә кертелә торган төзәтмәләр эшче хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. НП “КАМАЗ”-Автоспорт” директоры Владимир Чагин “Татар-информ” матбугат агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.
“Тулаем алганда, мин Конституцияне яңарту кирәклеген күрәм. Ул бит күптән кабул ителгән иде. Күчеш чоры иде ул вакыт. Ә инде хәзер икътисад һәм сәяси җәмгыять тотрыклангач, яңарыш кирәклеге нык сизелә. Бу юнәлешне хуплыйм мин. Төзәтмәләрнең төп максаты - эшче хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү дип саныйм. Бу безгә турыдан-туры җитештерүдә эшләүчеләргә бик мөһим. Үзем спорт дөньясыннан булсам да, без бит спорт җиһазларын үзебез ясыйбыз һәм җитештерү коллективы булып торабыз. Шуңа күрә, төзәтмәләрнең эшче хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрәчәге турында кистереп әйтә алабыз”, - диде әңгәмәдәшебез агентлыкка.
Ул шулай ук, эш бирүченең хезмәт хакын яшәү өчен кирәк булган дәрәҗәдән дә кимрәк куярга хокукы юклыгын аерым күрсәтеп узды.
“Бу шулай булырга тиеш тә. Эш бирүче үз белдеклеге белән, үзе теләгәнчә, теләсә нәрсә эшләмәсен. Үзендә эшләүче хезмәткәрне яшәп булмаслык шартларга куймасын өчен бу шулай эшләнә. Әлеге мәсьәлә үзизоляция чорыннан соң аеруча мөһим. Хәзер дөнья һәм илебез икътисады катлаулы хәлдә калачак. Моңа кадәр булган бөтен планнар да актуаль калачаклар дип әйтеп булмый. Икътисадны торгызырга кирәк булачак. Без яңадан гадәти тормыш чорына әйләнеп кайткач, бу мәсьәләләрнең актуальлеге яңарачак”, - диде Чагин.
Исегезгә төшерәбез, хәзер илебезнең Төп документында: “Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклый”, - дип язылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев