Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшсезләргә актуаль вакансияләр!

2009нчы һәм 2014нче еллардагы хәлләрдән аермалы буларак, 2020нче ел кризисында ике эш эзләүчегә бер урын тәкъдим ителә.

(25 июль, “Апастово-информ”).


ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә эшсезләр өчен тәкъдим ителгән актуаль вакансияләрне атады.

“Төзелеш туктатылмаган. Анда ярдәмче эшчеләр генә дә 1,5 мең кеше таләп ителә. хезмәт хакы да 70 меңгә кадәр. Электрогазосварщиклар, бетон ясаучылар, арматурачылар, монтажчылар кирәк”, - диде Зарипова.
Транспорт тармагына да эшчеләр җитми. Татарстанның зур шәһәрләрендә 1000гә якын җәмәгать транспорты йөртүчесе җитми. Шулай ук 700ләп кондуктор кирәк.

“Алар өчен хезмәт хакы да республикадагы уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә - 36-37 мең сум тирәсе. Ә транспорт тармагында 40 мең сумга кадәр”, - дип өстәде министр.

Реклама

Сәүдә үзәкләре ачылганнан соң, Татарстанда сатучылар, склад эшчеләре җитми башлады.
“2009нчы елда 60000 эшсез бар иде. 9 эшсезгә бер эш урыны тәкъдим ителде. Ул елларда бездә вакансияләр җитмәде. Ә бүген инде тәкъдимнәр бар. Дөрес, хәзер дә вакансияләр җитәрлек түгел. Ләкин, тәкъдимнәр бит бар. Бу килеп туган хәлгә позитив карарга мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде министр.
Зарипова сүзләренә караганда, эшсезлек үсү темпы кимегән.

Министр белән әңгәмәне “Татар-информ”ның YouTub каналында һәм шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта, якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта “Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә” дигән тапшыруда карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев