Реклама
Җәмгыять
Эшкә биргәч чын күңел
Борнаш авылында яшәүче Җәләлиевлар гаиләсе бик күп һөнәр һәм шөгыльләрне үз итеп яши. Һәр кешенең үзенә генә хас мавыгуы бар. Барысына да өлгерәләр, җиренә җиткереп башкаралар.
Гаиләдә кайсы рәсем ясый, кемдер чигә, җырлый, ашарга пешерә. Баскан җиреннән ут чыгаручы, телгә дә, эшкә дә оста әниләре Гөлүсә янәшәсендә бар да хезмәткә өйрәнә. Батырлыкка, кыюлыкка әтиләре Илсур өйрәтә.
Шкаф тулы җепләр урын алган. Нинди генә төрләре, төсләре юк аларның. Хуҗабикә күңелендә инде кайсы төстән, нинди эш башлау хыялы күптән бөреләнгән. Бәйли башлап, аның нәтиҗәсен күрмичә тынычланмаячагын да яхшы белә.
–6нчы класста укыган чакта ук кулыма бәйләү алдым. Класс җитәкчем Мәдинә Абзалова бәйләү түгәрәге алып барды. Осталыкка да аңардан өйрәндем. Хәзер апам Чулпан белән киңәшеп, бер-беребездән үрнәк алып бәйлибез, – ди Гөлүсә апа.
Төрле бизәлештәге кофталар, кардиганнар, башлыклар, шарфлар... Нинди генә төрләрен бәйләмәгән. Тормыш иптәшенә 17 кофта бәйләвен дә хәтерли. Кызларга бәйләгән күлмәк-кофта, свитерларның саны да юк. Киләчәктә пәлтә, сарафан һәм экотун бәйләү турында хыяллана.
–Үзең бәйләгән кибетнекеннән сыйфат ягыннан да нык аерыла. Аннан инде ул синдә генә булачагын да беләсең. Синдәге киемне башка кеше кия алмаячак. Кызларымны кабатланмас итәсем килә. Күбрәк аларга бәйлим. Җепләрнең сыйфатлысын алам. Арзанлы материалдан бәйләнгән әйбер рәвеше, төсе ягыннан да бөтенләй башкача була. Бәйләүчегә җеп җитми бит ул. Җепкә беркайчан акча кызганмыйм. Тормыш иптәшем дә каршы килми, – ди үзе.
Гөлүсә апа әлегә кадәр энә белән бәйләргә яратса, соңгы вакытта ыргак белән эшләргә өйрәнгән. Шапкаларны, шарфларны яңа үрнәктә бәйләгән. Кул эшләренең һәрберсе үзенчәлекле, кабатланмас, күңел җылысы кушып эшләнгән.
–Үрнәкләрне интернеттан алам. Кайсын үзгәртәм, кайсын өстим. Килеп чыкмаганда, сүтеп яңадан да бәйлим. Азрак буш вакытым булуга кулыма җеп алам. Һәр эшемне җиренә җиткерергә яратам, – ди Гөлүсә апа.
Гөлүсә Җәләлиева – һөнәре буенча укытучысы. Балаларга рус теле фәне буенча белем бирүдән тыш, 18 ел дәвамынада Борнаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Шушы елларда ул яңа шөгыль таба. Сәйлән һәм энҗе-мәрҗәннәрдән агачлар, гөлләр үрә.
–Бу эшкә балаларга гөлләр төрен аңлату максатыннан алындым. Аннан үземә дә кызык булып китте. Ничек кенә вак эш булса да, түземлек, сабырлык таләп итсә дә, яратып эшлим. Бер тотынсам, аерыла алмыйм. Бер кечкенә генә агачны булдыру өчен 1 килограммнан артык сәйлән кирәк, – ди ул.
Төрле төстәге миләүшәләр, тамчы гөле, каен, иелгән тал, сакура агачлары. Бар да бөртекләп җыеп эшләнгән. Киләчәктә 1 метрлы сакура агачын ясау максаты белән дә яна. Бу эштә хезмәттәшләре дә ярдәмгә килгән.
Гөлүсә Җәләлиева – кечкенәдән чая, белемгә омтылучан кызчык булып үсә. Җырларга, биергә ярата. Сәхнә тәмен шул чакта ук белә. Ләкин мәдәният юлыннан китү хыялын, әнисе юлын дәвам итеп, укытучы һөнәре белән алмаштыра. Инде балачак хыялын тормышка ашырыр вакыт та җиткән. Ул – Борнаш авылы мәдәният йортын җитәкли. Аның кул эшләре эш урынында да чагылыш таба.
–Коллективта бик тиз үз иттеләр. Тирә-күрше авылның мәдәният хезмәткәрләре белән ярдәмләшеп эшлибез. “Оста куллар“ түгәрәге алып барам. Сәйләннән эшли башлаган агачны да авылдашларым белән бергәләп җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм, – диде Гөлүсә апа.
Күзләреннән һәрчак шатлык, иреннәреннән елмаю бөркелгән, кулларына күз иярмәгән Гөлүсә Җәләлиевага, гомумән, бу гаиләгә, аның кызларына сокланмый мөмкин дә түгел.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев