Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Эшнең кайсын да яратырга кирәк“

Олы Болгаер авылында яшәүче Юлия Заһретдинованың нинди генә шөгыльләре юк. Кечкенә генә гәүдәле, җитезлеге, тапкырлыгы белән шаккатырган ханым мең төрле һөнәре белән дә мактана ала. Бакчасыннан мул уңыш ала. Һәвәскәр бакчачының үзе генә белгән серләре шактый. Өендә яратып гөлләр үстерә. Кул эшләренә дә оста. Йон оекбашлар, бияләй, башмаклар бәйли. Юлия апа кече яшьтән үк спортны да үз итә. Чаңгыда йөгереп, бәйгеләрдә җиңүләр яулый, урыннар ала.

“Туфрак өшергә тиеш“
Юлия Заһретдинова бакчачылык кәсебе белән дә күптәннән һәм яратып шөгыльләнә.
–Туфрак – югары, мул уңыш алуның төп нигезе. Иң элек мин аны орлыкларны чәчәр алдыннан барлык шартын китереп әзерлим. Көз көне үк туфракны казып алам. Аны билгеле бер урынга куеп, кар астында өшергә калдырам. Туфрак өшергә тиеш. Аннан чәчәргә вакыт җиткәндә алып кереп эретәм. Туфракны җылыткач, иләк аша чыгарам. Бу вакытта барлык чүп-чарлар да савытка керми кала,- ди һәвәскәр бакчачы.
Помидорны үстерүнең дә үз серләре бар.
–Узган ел тәҗрибә үткәреп карадым. Үсентеләрне өйдән парникка чыгармадым. 1 май көнне ачык җиргә 17 төп оя ясап, төп саен берәр чиләк кайнар су салдым. Оя суынгач, помидорларны утырттым һәм таяк бәйләп, бакчачылар өчен нык тукыма белән каплап куйдым. Ике башын томаладым. 2 атна дәвамында ачмадым. Бу вакытта помидорларым зур булып үсеп куйганнар иде. Иртә өлгерде, уңышы күп булды, авырмады да. Үсентеләр бит күчергән саен чирли. Быел да шулай эшләргә исәбем, – ди ул.
Юлия апа яшелчәләрне мулдан үстерә. Кабаклары мул уңыш бирә, карбызлары баллы булып өлгерә. Кишер, чөгендер, суган, кәбестә, ташкабак, патиссон һәм башкалар да кимен куймый.
–Карбыз үсентеләрен өйдә үстермим. Орлыкны май башында җиргә чәчеп, пленка белән каплыйм. Күчереп утыртканда төп саен ком салып калдырам. Карбызлар ел саен өлгерә. Кишер үсентеләрен икенче тапкыр сирәкләгәннән соң, 1 чиләк суга 3 грамм марганцовка һәм 2-3 грамм борная кислота салып эреткән катнашманы сибәм. Әлеге катнашма 3-4 квадрат метр мәйданга җитәчәк, – ди Юлия апа.
“Яшелчәләр уңсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?“, – дигән сорауга: “Карарга, иренмәскә, җир эшен яратырга, вакытында суын сибәргә, чүбен утарга кирәк. Мин үзем ашламалар кулланырга яратмыйм“, – дип җавап бирде ул.
Юлия апаның яшелчә үстерү серләре гади һәм сыналган.
–Яшь кычытканнарны, чүп үләннәрен җыеп савытка тутырам, өстенә су салып, озак кына әчетәм. Аннан 2 атна саен помидорларга төп саен шул суны сибәм. Суган кабыгы суы да бик файдалы. 3 лиртлы банканың яртысына суган кабыгы тутырам, су салам, капкач ябып, 4 көн кояшта тотам. Аннан сөзеп алам һәм 2 атна саен сибәм. Ул помидорларны фитофтороздан саклый, – диде ул.
Юлия апаның гөлләре дә шаулап үсә, матур чәчәкләре белән сөендерә. Ул аларны да күңел җылысын биреп үстерә.

Бәйләүдән ләззәт алам
Юлия апа кул эшләренә кечкенәдән өйрәнгән. Үзе белгәннәрне дусларына, танышларына, авылдашларына да өйрәтергә ярата.
–4 класста укыган вакытта ук бәйләргә өйрәндем. Кулларым канап, инәләр бөгелеп бетә иде. 6-7 класста укыганда оекбашлар, бияләйләр бәйли башладым. Балачактан бирле бәйләүдән бәйләүдән аерылганым юк, – ди үзе.
Юлия апаның бәйләгән башмаклар белән шкафы тулган. Алар берсен-берсе кабатламаган. Барысы да төрле-төрле. Үрнәкләрне газета-журналлардан да ала, оныклары интернеттан та табып күрсәтә икән. Матур итеп картиналар чигәргә дә ярата, аларны якыннарына бүләк итә.
–Кул эшләреннән ләззәт алам. Бик “тәмле“ шөгыль ул. Бу вакытта мин ял итәм, уйларым белән туган якларда, туганнар янында, яшьлек елларымда йөреп кайтам. Бер тотынгач, тизрәк бәйләп бетерәсе килә. Ул эш гел котыртып, үзенә тартып тора, – ди.

Спорт – дустым булды
Юлия Заһретдинова тумышы белән Чувашия Республикасыннан. Уку йортын тәмамлап, һөнәр үзләштергәч, Апас ягына ул юллама белән эшкә килә. Кияүгә чыгып, Олы Болгаер авылында төпләнеп кала. Ире Минзанур абый белән алар 62 ел бергә матур, тату, үрнәк гомер итәләр. Юлия апа гомере буе авыл халкының сәламәтлеге сагында тора, бик күпләрнең кендек әбисе була, никадәр сабыйга дөньяга килергә ярдәм итә.
Үзе дә сәламәт тормыш рәвеше яклы ул. Балачактан ук спортны үз итә. Кеченәдән чаңгыда йөри. Олыгайгач та әле төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнаша, җиңүләр яулый. Районкүләм чаңгы ярышларында алган Мактау грамоталары да бар.
Юлия апа бүген дә әнә шулай тынгысыз күңелле, шат һәм көр күңелле булып яшәвен дәвам итә.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев