Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәһимә әби Салаватуллина: “Миңа булган хөрмәтегез өчен Ходай Тәгалә зурласын”

Тәүгелде авылында яшәүче Фәһимә әби Салаватуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

(10 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Сөенечле мизгелләр кичергән Фәһимә әби Салаватуллинаның күңеле рәхмәт хисләре белән тулды. Акъәби үзен хөрмәт итеп килгән һәркемгә – район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә, авылдашларына, күршеләренә, туганнарына һәм газиз балаларына ихлас теләкләрен җиткерде.


Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы Айрат Җиһаншинның җылы тәбрикләүләрен, чәчәк бәйләмен тапшырды. Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев барлык авылдашлары исеменнән дә теләкләр һәм бүләк ирештерде.


“Саулык-сәламәтлек белән яшәгез. Гаиләләрегездә тигезлек, иминлек булсын. Хезмәтегездә макталып, зур уңышларга ирешегез”, - дип кабатлады акъәби.


Фәһимә әби Салаватуллина тумышы белән Актаныш районыннан. Акъәбинең ачлы-туклы, ятим узган балачак, яшьлек хатирәләре күңеле көзгесендә әледән-әле яңарып тора. Хезмәт елларын да бик еш искә ала ул. Тәүгелде авылы егете Фәрит белән язмышын бәйләп, килен булып төшкән мизгелләр дә күз алдыннан китми. Үзе гомер биреп, кадерләп үстергән балалары янәшәсендә, кадер-хөрмәтен тоеп бәхетле картлык кичерә акъәби. Бик күп туганнарына, күршеләренә дә олы терәк ул.


Тулырак “Йолдыз” газетасы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев