Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Факия апа Зәйнуллина: “Җитәкче булу да авыр хезмәт ул”

Каратунда гомер кичерүче, озак еллар җитәкче булып эшләгән Факия апа Зәйнуллина хезмәт елларын горурланып, авырлыкларын күз яшьләре белән искә ала.

(2 июль. “Апастово-информ”).
Факия апа Коштавылы авылында ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Сәгъдулла 42 ел тимер юлда эшли. Әнисе Сания колхозда хезмәт итә.
Урта мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, Факия апа бер ел туган авылында май заводында эшли. Аннан соң Борындык авылына мәктәпкә эшкә китә. Биредә озынайтылган көн төркемендә һәм интернатта эшли. Читтән торып укырга керә. Укуын тәмамлагач, шактый тәҗрибәгә ия булган белгечне балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр. 18 ел буе ул көчле тәрбиячеләрне берләштергән коллективны нык куллары белән җитәкли.
“Иске мәктәп балалар бакчасы булды. 9 пиче бар иде. Аларны ягарга кирәк. Чиләк-чиләк брикетлар, күмер, кочак-кочак утын ташып бинаны җылыттык. Ул вакытларны искә аласы да авыр”, - ди ул.
Шактый авырлыклар үзәгенә үткәннән соң, ул яңа балалар бакчасы төзетү уе белән яна башлый. Озак та үтми инициативалы җитәкче Факия апа Зәйнуллинаның хыялы тормышка аша.
Борындык авылы уртасында заманча, унитазлы бәдрәфләре булган бик матур балалар бакчасы сафка баса. Факия апаның да хезмәте югары бәяләнә. Ул “Россиянең халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була.
Тиздән тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган җитәкчене авыл Советы рәисе итеп куялар. Бу хезмәтендә дә ул югалып калмый. Һәрвакыт халык белән аңлашып эшләргә тырыша.
“Бу хезмәтем тагын да җаваплырак булды. Сөт, йомырка, җон җыю планын да үтәргә, шул ук вакытта халык белән дә дустанә мөнәсәбәттә калырга кирәк. Барысы да йөрәк аша үтеп, күңелгә тирән эз салды”, - ди Факия апа.
Факия апа Зәйнуллинага җитәкче генә түгел, гади хезмәткәр вазифаларын да башкарырга туры килә. Ул Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тәрбияче, Апас юллар идарәсендә белгеч булып эшли.
“Бик күп хезмәт иттем. Гади хезмәткәр дә, җитәкче дә булдым. Эшнең берсе дә җиңел түгел. Җитәкче булу да авыр хезмәт”, - ди ул.
Бүгенге көндә Факия апа Зәйнуллина тормыш иптәше Рөстәм абый белән тигезлектә кызы Гүзәл, оныклары Гөлчәчәк белән Рузильнең уңышларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яшиләр. Бердәнбер кызы Гүзәл Хилавиева да әнисенең һәнәрен дәвам итеп, “Апастово-информ” коллективын җитәкли.
Факия апа Зәйнуллинаның намуслы хезмәте район җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнде. Ул Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медале белән бүләкләнде. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева олы хөрмәтен белдереп, ихлас теләкләрен юллады.

Посмотреть все изображения

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев