Фәнис Галәветдиновка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды
Киң күңелле, олы җанлы иганәчебез, “Заволжская“ ПМКсы җитәкчесе Фәнис Галәветдинов 8 февральдә туган көнен билгеләп уза.
(8 февраль, "Апастово-информ").
Фәнис Галәветдинов -Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе. Газлаштыру, төзелеш эшләренә керткән өлеше зур. Шулай ук хәйрия эшләренең үзәгендә кайный. Районның бильярд федерациясе җитәкчесе буларак, яшьләрне, халыкны спортка тарту максатыннан, үз призларына ярышлар уздыра.
Фәнис Галәветдинов туган көне уңаеннан район башлыгының котлауларын кабул итте һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов аңа изге теләкләр җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев