Фәнис Зәйнуллин: “Бүген Әфганстан сугышында катнашкан егетләрне искә алу көне”
25 нче декабрь Совет солдатларын Әфганстанга керткән көн буларак тарихка кереп калган.
(25 нче декабрь, “Апастово-информ”).
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин белдергәнчә, 1979 елның 25 нче декабрендә көндезге сәгать өчтә Совет гаскәрьләрен Әфганстан җиренә кертәләр.
“Әфганстан җирендә узган сугышта Апас районыннан 400 дән артык егет катнашты, шуларның 60 ка якыны бүгенге көндә районда яши һәм хезмәт итә. Без сугышчан дусларыбызны онытмыйбыз. Искә алу көндә егетләргә сәламәтлек, тыныч, мул тормыш телим. Батырларча һәлак булучыларга искә алуыбыз дога булып ирешсен. Бердәм булып яшик. Ил-көннәребез тыныч булсын!”, - диде Фәнис Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев