Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәнүзә Закирова: “Улым кайтырга санаулы көннәр калды”

Апаста яшәүче Фәнүзә Закирова улы Илсурны узган ел ноябрь аенда хәрби хезмәткә озаткан иде.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).


Тиздән ул да Әниләр көненә зур бүләк булып, туган ягына кайтып җитәчәк. Фәнүзә көннәрне санап, зарыгып улын көтә.
“Бик дулкынландыргыч вакыт. Көнем көн, төнем төн түгел. Түземсезлек белән көтәм. Исән-сау кайтып кына җитсен инде. Бердәнбер балам бит ул минем”, - ди Фәнүзә ханым.
Илсур Нигъмәтҗанов Казан авиация көллиятендә электрогазосварщик һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алуга Апас хәрби комиссариатыннан повестка килә. Хәрби хезмәтен Ярославль шәһәрендә башлый. Хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсендә элемтәче булып хәрби бурычын үти.
“Армия сафларына бик теләп китте. Дөнья күреп, яңа дуслар табырмын дип хыяланды. Шулай булды да. Үзе ачык күңелле булганга, бик тиз үзенә дуслар да тапты. Бер дә зарланганы юк. Иптәшләрен дә, командирларын да мактап кына тора. Ничек алардан аерылырга, туганнарым кебек якын бит алар миңа, дип азрак борчыла да үзе”, - ди Фәнүзә.
Илсур кечкенәдән кыю егет булып үскән. Волейбол, бокс, көрәш белән шөгыльләнгән, төрле ярышларда катнашып, алдынгы урыннар яулаган.
“Физик яктан көчле булса да, үзе бик йомшак күңелле, ана җанлы бала ул. Авыр минутларымда һәрчак терәгем булды. Шәфкатьле, миһербанлы, батыр улым белән чиксез горурланам”, - ди Ана. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев