Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фатыйма әби Шәйдуллина: “Балалар игелегендә гомер итү – чиксез бәхет ул”

Дәүләки авылында яшәүче Фатыйма әби Шәйдуллинага 90 яшь тулды. Аңа район башлыгының котлаулары, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

(17 июль, “Апастово-информ”).


Акъәбине район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев котлады.


Фатыйма әби тормыш иптәше белән 58 ел парлы гомер кичергән, җиде бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә балалары, оныклары кадер-хөрмәтен тоеп, мул һәм бәхетле картлыгына сөенеп гомер итә. Тормыш иптәшен югалтканына 12 ел узган.


Фатыйма әби гомере буе авыр хезмәттә булган. 7нче классны тәмамлауга үгезләр караган, җәй көннәрендә кырда, ындыр табагында эшләгән, кышын фермада хезмәт иткән.


“Ачлыгын да, ялангачлыгын да үттем. Бүгенге көнем, аллага шөкер, күзем күрә, аякларым йөри, үрдәкләр дә үстерәм, бәйләүләр дә бәйлим. Балаларым да кайгыртып, хәлемне белешеп кенә торалар. Өч улым һәм бер кызым янәшәмдә генә гомер итәләр. Миннән дә бай, миннән дә бәхетле кеше авылыбызда да юктыр”, - ди әби елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев