Федераль ташламалардан файдаланучы апаслылар өчен мөһим яңалык
Район Пенсия Фондында хәбәр итүләренчә, 1 февральдән федераль ташламалардан файдаланучылар өчен айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнгән. Шулай ук социаль пакет җыелмасы да 2,5 процентка индексацияләнеп, хәзер ул айга 1075 сум 19 тиенне тәшкил итә. Шул исәптән медицина кирәк-яраклары өчен 828 сум 14 тиен, шифаханәләрдә дәвалану өчен 128 сум 11...
Район Пенсия Фондында хәбәр итүләренчә, 1 февральдән федераль ташламалардан файдаланучылар өчен айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнгән. Шулай ук социаль пакет җыелмасы да 2,5 процентка индексацияләнеп, хәзер ул айга 1075 сум 19 тиенне тәшкил итә. Шул исәптән медицина кирәк-яраклары өчен 828 сум 14 тиен, шифаханәләрдә дәвалану өчен 128 сум 11 тиен, шәһәрара тимерюл транспортында бушлай йөрү, шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кайту өчен 118 сум 94 тиен каралган.
Апас районында бу төр ташламадан 2541 кеше файдалану хокукына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев