Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фермалар бүген ник бушый, чөнки җәйләү чоры башланды

Районда бүгенгә барлыгы 15 терлек көтүләре җәйге лагерьларга чыгарылды. Көтүлекләрдә бүген 5 мең баштан артык бозау-тана, сыерлар табигый, арзан яшел азык чемченә, организмнарын "кышкы йокы"дан уята һәм тәннәренә көч җыя. Бер атна элек эшләп киткән "яшел конвейер" ихтыяҗларына 100 гектарлык уҗымнар, күпьеллык үлән чәчелгән басулар кулланылды. -Җәйгә чыккач сөт артуы...

Районда бүгенгә барлыгы 15 терлек көтүләре җәйге лагерьларга чыгарылды. Көтүлекләрдә бүген 5 мең баштан артык бозау-тана, сыерлар табигый, арзан яшел азык чемченә, организмнарын "кышкы йокы"дан уята һәм тәннәренә көч җыя. Бер атна элек эшләп киткән "яшел конвейер" ихтыяҗларына 100 гектарлык уҗымнар, күпьеллык үлән чәчелгән басулар кулланылды.

-Җәйгә чыккач сөт артуы бик табигый ул,-ди Дәүләки фермасының алдынгы сыер савучысы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Елена Бәширова.

-Быел былтыргыдан сизелерлек артык сөт савып сатабыз. Терлек азыгы белән бернинди проблемабыз юк. Коллективыбыз бик дус һәм бердәм. Җитәкчебез Тамара Кошкина бик әйбәт, эшебезне күреп, бәяләүчеләргә дә үпкәбез юк. Көнлек савым бу көннәрдә 5 тоннадан артып китте һәм үсеш дәвамлы булсын,-ди аны җөпләп, хезмәттәше Зоя Якупова.

-Безнең хезмәт тә бик җаваплы,-диләр яшь бозаулар үстерүдә бик нәтиҗәле эшләүче эшләүче ирле-хатынлы Рәмис белән Әлфинур Низамовлар. -Ел дәвамында әнисенең угыз сөтеннән аерылган 100 баштан артык бозауны исән-имин үстереп, интенсив симертү төркемнәренә тапшырып барабыз.-Ферма терлекләре көтүлекләргә иркенләп чыккач, аларның тәүлеклек үсешләре берәр килограммага җитәчәк. Инде осталар ферма ремонтына керешергә әзерләнә бездә. Шулай бөтенесен алдан күреп яшәгәч һәм эшләрне оештыргач яхшы ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев