Февраль башында хәрбиләргә гуманитар ярдәм китәчәк
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтү максатыннан, район делегациясе тиздән хәрбиләр янына баруны планлаштыра.
(18 январь, “Апастово-информ”).
Егетләребез өчен барыбыз да борчылабыз һәм алар ярдәмгә, игътибарга лаек булуларын аңлыйбыз. Бу уңайдан районда сугышчыларга ярдәм итү акциясе дәвам ителә. Ярдәм итү теләге һәм мөмкинлеге булган һәр райондашыбыз хәленнән килгәнчә үз өлешен кертә ала.
Егетләр өчен ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубы базасында кабул ителә. Шулай ук озак саклана торган продуктлар, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена чаралары кабул ителә.
Безнең егетләр, тормышларын куркыныч астына куеп, Ватаныбызның иминлеген тәэмин итәләр. Алар безнең ярдәмне тоярга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев