Әфганстанда авиаһәлакәт: пассажир самолетында 83 кеше булган
Пассажир самолеты Әфганстанның үзәк өлешендә егылып төшкән. Катастрофа Газни провинциясендә булган.
Әлеге территориянең «Талибан» хәрәкәте контролендә булуы билгеле. Ул Россиядә террорчылык хәрәкәте буларак тыелган. Җирле хакимиятләр Хөкүмәт ярдәмен сораган. Урынга махсус бүлекчәләр җибәреләчәк. Самолет Ariana Afghan Airlines компаниясе карамагында. Якынча мәгълүматларга караганда, бортта 83 кеше булган. Корбаннар турында әлегә хәбәр ителми. Башка детальләр дә билгеле түгел, дип яза Лента.ру. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27922
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев