Флера Садыйкова: “Баласы читтә булганнарның хәлен яхшы аңлыйм”
Апастан Флера апа Садыйкова махсус хәрби операциядә булган егетләргә бер капчык токмач һәм кием-салымнар әзерләгән.
(5 февраль, “Апастово-информ”).
“Флера ападан азык-төлек һәм киемнәрне кабул итеп алдык, аның хатирәләре белән уртаклашып кайттык”, - ди “Алга” яшүсмерләр үзәге хезмәткәре Айгөл Идиятуллина.
Флера апа егетләрнең хәлен даими сорашып тора. Ярдәм чараларыннан да читтә калмый.
“Баласы читтә булган әти-әниләрнең хәлен яхшы аңлыйм. Үзем дә бала борчуларын кичергән ана буларак, йөрәгем аша уздырам һәм ярдәм итәргә дә тырышам”, - ди Флера апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев