Реклама
Җәмгыять
Фәнзилә Хөснетдинова Апас районы оешуга 90 ел тулган көннәрдә хезмәт елларын искә алды
Әлмәндәрдә яшәүче Фәнзилә апа Хөснетдинова район башлыгының Рәхмәт хатына, “Апас районының 90 еллыгы” истәлек медаленә лаек булды.
(20 август, “Апастово-информ“).
Фәнзилә апа бар гомерен туган авылына багышлаган. Тормыш иптәше Илдар белән бергәләп үзләре кебек уңган-булган 3 кыз, 1 малай тәрбияләп үстергәннәр.
–10 классны тәмамлауга фермага сыер саварга килдем. Бар эшне дә кул көче белән башкардык. 40 елга якын хезмәт иттем , – ди ул.
Фәнзилә апа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеменә ия. Шулай ук Югары Совет депутаты булып торган. Бүген ул балалары, оныкларына үрнәк, терәк һәм киңәшче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев