Реклама
Җәмгыять
Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров “Татарча диктант” дикторлары булачаклар
2020нче елда коронавирус пандемиясе аркасында, диктант онлайн-режимда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында узачак.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
26нчы сентябрьдә, 5нче тапкыр, татар телендә белемне сынап карау буенча, Бөтендөнья мәгариф акциясе узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән өзек язачаклар. Ә инде Россия регионнарында диктант тексты язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүлинең танылган әсәреннән өзектән алыначак. Чит илләрдә акциядә катнашучылар татар язучысы, педагог һәм редактор Афзал Шамовның хикәясеннән өзек язачаклар. Бу акциядә яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә карамастан, теләгән һәр кеше катнаша ала.
Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә һәм республика районнарында, татарлар яшәгән һәр җирдә әлеге диктантны язу оештырылачак.
Диктантның нәтиҗәләре diktant.tatar официаль сайтында, акция узганнан соң, 30 көн эчендә басылып чыгачак.
Акция иртәнге сәгать 11гә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев