Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Фәрит Мөхәммәтшин сайлады

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Казанның Жуковский урамындагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 43нче сайлау участогында сайлады. Паспортларын күрсәтеп, сайлау бюллетеньнәрен алганнан соң алар, бүтән сайлаучылар кебек үк, пәрдә артына үтте. Мәгълүм булганча, Казан, Чаллы һәм Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә сайлаучыларга өчәр бюллетеньне тамгалау мәҗбүри,...

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Казанның Жуковский урамындагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 43нче сайлау участогында сайлады. Паспортларын күрсәтеп, сайлау бюллетеньнәрен алганнан соң алар, бүтән сайлаучылар кебек үк, пәрдә артына үтте. Мәгълүм булганча, Казан, Чаллы һәм Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә сайлаучыларга өчәр бюллетеньне тамгалау мәҗбүри, чөнки аларда муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар бермандатлы округлар буенча, һәм партия исемлекләре буенча да сайлана.

- Сайлауларга күтәренке кәеф белән килдек, урамда да көн бүген нинди матур, кояшлы, нәкъ бәйрәмчә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин бюллетеньнәрне сайлау тартмаларына салганнан соң журналистларга. - Быелгы сайлаулар аеруча җаваплы: халык Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлый. Сайлау алдыннан халык белән күп очрашулар үткәрелде. Мин үзем генә дә унҗиде районда булдым, халыкның тәкъдимнәрен тыңладым. Кешеләр Татарстанда тынычлык, милләтләр арасында дуслык, социаль-икътисади үсеш дәвам итүенә ышанып, сайлауларга барачакбыз, дип фикерләрен җиткерде. Татарстан Россиядә шактый мөһим күрсәткечләр буенча алга киткән төбәкләрнең берсе. Киләчәктә дә шушы үсеш тизлеген югалтмыйча, сайлаган юлдан тайпылмыйча атларга язсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев