Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Бал кортлары үлеме проблемасын хәл итү буенча күрсәтмә бирдем

Татарстанның күп кенә районнарында бал кортлары үлә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта журналистларга парламент эшенең беренче яртыеллыгына йомгак ясау буенча матбугат конференциясендә әйтте.

«Бал кортлары химикатлардан үлә. Беләсезме, Дәүләт Советына күпме язалар! «Фәрит Хәйруллович, бөтен өметем аларда, еллык керемем бит ул, бал кортлары үлгән, мин ничек яшәргә тиеш» дип язалар. Марат Әхмәтовка (ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Т.И. искәрмәсе) күрсәтмә бирдем, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тагын бер тапкыр карасыннар. Ул инде үзе: «Атта да, тәртәдә дә бар гаеп» дип әйтә», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе умартачыларны кырлар эшкәртелүе турында алдан кисәтергә кирәклеген дә билгеләп узды. «Алар кортларын ояларыннан чыгармый торырлар иде. Сораулар күп, килештереп эшләргә кирәк. Бу парламент эше түгел дә кебек, ләкин безгә мөрәҗәгать иткәч, Хөкүмәтнең дә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы игътибарын да юнәлтәчәкбез», - диде.

«Бүген «Хөкүмәт сәгате»ндә Чулман, Идел елгалары чисталыгы мәсьәләсен карадык: бу сораулар бит болай гына күтәрелмәгән. Безгә мөрәҗәгатьләр бар: су начарая, төбе ләмләнә, пычрак һаман агызыла, диләр, ә бюджетта акча каралган. Кече елгалар, күлләрне әйтеп тә тормыйм, камыш үсә, балыклар кими. Дәүләт әһәмиятендәге сораулар бу», - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/farit-moxammatsin-bal-kortlary-uleme-problemasyn-xal-itu-buenca-kursatma-birdem-5857344

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев