Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәйрүзә әби Типатова помидорларына суны үзе сибә

Урта Балтай авылында яшәүче Фәйрүзә әби 90 яшьлек гомер бәйрәмен балалары, оныклары янәшәсендә шат күңел белән каршы алды.

(10 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Фәйрүзә әбинең балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Башта әтисен, аннары абыйсын фронтка озаткан ул. Яшьтән үк ферма эшенә җигелгән. Башта сигез ел колхоз хезмәтендә була, аннары лаеклы ялга чыкканчы, озак еллар мәктәптә җыештыручы булып эшли. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аларның хасиятен, кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә.

“Әтиебез күптән вафат булса да, әниебез тормыш авырлыкларына бирешмәде, сынмады, сыгылмады. Сабыр булып гомер итте. Хәзер дә әле ул боегып утырырга яратмый. Көн дә үзенә нинди булса да шөгыль таба, бакчасына чыгып помидорларына су да сибеп керә әле. Гомере буе хезмәттә булгач, хәзер дә эшсез утыра алмый”, - дип сөйли авылда яшәүче кызы Наилә апа.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Фәйрүзә әбигә Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен бүләк итте. Авыр җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев авылдашлары исеменнән җылы теләкләрен ирештереп, истәлекле бүләк тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев