Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Габделхан туган авылына кайтырга чыга, күп авырлыклар белән Шыгайга әйләнеп кайта

Шыгай авылының ишле гаиләсендә үсеп буйга җиткән 16 яшьлек Габделхан 1940 елның 2 январендә әтисе белән бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китә. Язмыш аларны Финландия чигенә китереп җиткерә. Габделхан су ташып, акча эшли. Сугыш башланыр алдынан барлык халыкка Финляндия чигендә окоп казырга кушалар.

1941 ел 21 июнь. Сугыш! Габделхан туган авылына кайтырга чыга, күп авырлыклар белән Шыгайга әйләнеп кайта. Аны Чирмешән һәм Бакырчыга окоп казырга алып китәләр.
1942 елда армиягә алалар. Кайбыч военкоматынан 17 яшьлек Габделхан Свияжски станциясенә җәяү бара, Казанга поезд белән юл тота. Пулемет белән эш итәргә өйрәнгзннәң соң, Мәскәү янындагы 183 стрелковая дивизиясенең пулеметчигы буларак, Сталинград сугышына эләгә. Ул бу сугышта каты яралана, госпитальдә дәвалана.
Габделхан абый 1943 елда, инвалид булып, туган авылына әйләнеп кайта. Җиңү көнен туган авылы Шыгайда каршылый.
Фронтовик сугыштан соң тормышын хезмәт белән бәйли. Балта остасы булып эшли. Хөрмәтле ветеран бүген ялгызы яши.
Сынмый, сыгылмый ветеран. Бу арада ул хакимият башлыгына бара, аны якыннан күрәсе килә. “Бик тә ярдәмчел кеше икән. Үзенең тыгыз эш сәгатендә минем белән сөйләшергә вакыт тапты. Сүземне тыңлады, ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Мине сөндергәне өчен ходай аңа да үз игелеген үзенә кайтарсын” - диеп зур рәхмәтен белдерде хөрмәткә лаек фронтовик ветеран Габлделхан абый.
#МинемГеройМинемГаилә
#БессмертыйПолк
#БессмертыйПолкТатарстан #Бессмертныйполк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев