Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаделлек һәи иминлек сагында – гүзәл хатын кызлар

Ир-ат хезмәткәрләр арасында кыю йөрәкле хатын-кызларның булуы аруча сокландыра.

(8 март, “Апастово-информ”).


Йөзләреннән нур сибелүче гүзәл затлар, җаваплы хезмәттә дә сынатмый.
«Хезмәтем бик җитди. Мин эшем белән горурланам. Билгеле, төрле вакыйгалар, күңелсез, үзәккә үтәрлек хәлләр белән очрашырга туры килә. Ләкин күңелгә якын алмаска тырышам. Барысы да гадел булуын телим. Кеше җинаять кыла икән, тиешле дәрәҗәдә җавап та бирергә тиеш”, - ди юстиция подполковнигы, өлкән тикшерүче Энҗе Садретдинова.
Полиция майоры Фәридә Рамазанова район эчке эшләр бүлегендә өлкән дознаватель булып эшли.
“Полицийский булу уе 4нче сыйныфта укыганда туды. Комиссар Каттани кебек булырга хыялландым. Һәм шул хыялымны тормышка ашыру масатыннан полициягә килдем. Озак еллар тикшерүче булып эшләдем, хәзер дознаватель вазифасында”,- диде ул горурланып.
Майор Ирина Комиссарованың да биредә хезмәт итә башлавына 20 ел булган.
“Полициядә хезмәт итүче хатын-кызлар нәкъ менә Ирина кебек булырга тиешләр”, - диләр ир-ат хезмәттәшләре аның турында. Үзенең төгәллеге, сабырлыгы белән сокландыра, эшен җиренә җиткереп башкара ул. “Хезмәтемне бик яратам. Шуңа авырлыгын да сизмим”, - ди Ирина үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев