Реклама
Җәмгыять
"Гаилә - ул иң мөһиме»: Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итте.
«Ана даны – Материнская слава» медальләрен республиканың дүрт күпбалалы әнисе алды.
(25 август, “Апастово-информ“).
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән ел саен уздырыла торган иң яхшы гаиләләр өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.
"Сез – тату, матур гаиләләрнең үрнәге. Гаилә - дәүләт нигезе, бу иң мөһиме. Бу көнне сезнең һәрберегезгә республикага керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсе килә», – дип билгеләп үтте ул.
Кабул итүдә республиканың барлык районнарыннан 48 гаилә катнашты. Аларның яртысы диярлек - күп балалы. ТР Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен «Ана даны – Материнская слава» медале белән республиканың дүрт күпбалалы әнисе бүләкләнде.
Шуларның берсе – Азнакай районыннан Зимфира Погосян. Погосяннар - районның үрнәк гаиләләренең берсе, тату һәм хезмәт сөючән гаилә үрнәге. Ирле-хатынлы 19 ел яшиләр.
«Бездә күп милләтле тату гаилә. Без ирем белән биш бала тәрбиялибез, барлык милләтләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләргә тырышабыз. Безнең күпмилләтле республикада барлык халыклар да дус һәм тату яши», - дип билгеләп үтте Погосян.
Бүләкне Татарстан Президенты кулыннан шулай ук Кукмара районында яшәүче Фәнзилә Гыйльфанова да алды. Күп балалы гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Алар район һәм республика семинарларында үз тәҗрибәләре белән берничә тапкыр уртаклаштылар. Ел саен алар 1 млн. сумнан артык ит, сөт һәм сөт продуктлары җитештерәләр һәм саталар.
Болардан тыш, «Ана даны – Материнская слава» медаленә Чирмешән районы мәгариф бүлегенең баш хисапчысы 5 бала анасы Ирина Исмендеева, Яр Чаллы шәһәренең «Максимум» җәмгыяте менеджеры, 12 бала тәрбияләүче Лариса Толпеева ия булдылар.
Быел республиканың ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре барлыгы 760 гаилә парын хөрмәтләделәр. Аларның 515е «Алтын туй»ларын, 126сы 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Ел саен Казанда Республика көне алдыннан кабул итүләр уза, ә быел ул шулай ук ТАССРның 100 еллык юбилеена да багышланган иде.
Кичә Татарстан Президенты белән традицион гомуми фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев