Гаилә ул - җылы учак
Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да көчле була.
"Кояшкай" балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан "Тату гаилэ-бэхетле гаилэ" дип исемлэнгэн зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә балалар, әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Бакчабызнын Абдуллиннар, Фэйзуллиннар, Мотыйгуллиннар, Зэйнетдиновлар, Ибрагимовлар, Фэйзуллиннар, Садыйковлар, Зариповлар, Хасановлар гаиләләре үзләренең тырыш, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар. Бәйрәм кичәсе җыр-бию, кызыклы уеннар, мавыктыргыч сораулар белән үрелеп барды. Кучмэ кубок Садыйковлар гаилэсенэ тапшырылды. Алга таба да элеге традицияне дэвам итербез дип ышанып калабыз. Бәйрәмнән барысы да бик канәгать булып калдылар.
Тормышыбыз матур, илебез тыныч, гаиләләребез имин , балаларыбыз бәхетле булсын дигэн телэктэ калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев