Реклама
Җәмгыять
Гала-концерттан сөенеч белән
“Йолдызлык” фестиваленең зона сайлап алу турында җиңүчеләр арасында районыбыз балалары да бар.
(23 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Кичә Буа шәһәрендә “Йолдызлык” - “Созвездие” фестиваленең зона турында җиңүче дип табылган “йолдызчык”лар Гала-концертта кабат чыгыш ясадылар.
Җиңүче һәм алдынгы урын яулаучылар арасында районыбыз балалары да бар иде. Менә алар, районыбызның иң-иңнәре - Ранис Мусин, вокал буенча 2нче урын, җит. Динара Сабирҗанова; Ләйлә Гәрәева, вокал буенча 2нче урын, җит. Кафия Мингалиева; Гүзәл Гыйниятуллина, конферанс номинациясе буенча 1нче урын, җит. Гөлназ Гыйниятуллина; “Хыял” бию төркеме, 3нче урын, җит. Раилә Шәвәлиева. Балаларга 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗәдәге Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
“Йолдызчык”ларыбыз Казанда фестивальнең суперфиналында катнашачаклар.
Бу сөенечле хәбәрләрне яшьләр эше бүлегенең баш белгече Ләйлә Сираҗева хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев