Галия апа Ихсанова : “Ходай ярдәменнән ташламас”
“Минем хәлне үз башыннан кичергәннәр генә аңлый”, ди Олы Бакырчы авылында гомер итүче Галия апа Ихсанова.
(27 ноябрь, “Апастово-информ”).
Ул күптән түгел газиз улы Рөстәмне махсус операциягә озатты. Бүгенге көндә батыр райондашыбыз алгы сафта Украина бәрелешләрендә катнаша.
“Улым Чечня утын да узды. Анда ике ел хезмәт итте. Менә хәзер илебездә шушы афәт килеп чыкты. Башта Казанда хәрби өйрәнүләр уздылар. Районыбыз ярдәме белән дә, үзебез дә барлык кирәк-яракларын җиткереп озатып җибәрдек. Туганнары да бик ярдәм итте. Башта ике-өч көнгә бер мәртәбә 10-15 минут булса да аралашып тордык. Тавышын ишекәч җиңел булып китә иде. Хәзер сөйләшергә рөхсәт бирмиләр. Бернишләр хәл юк. Авыр булса да язмыш белән килештек инде. Дөньяларыбыз тынычланып, исән-сау әйләнеп кенә кайтсыннар, барысы да әйбәт булыр дип ышанабыз”, - ди Галия апа.
Рөстәм бишенче сыйныфтан Олы Бакырчы мәктәбендә белем алган. Акыллы, актив, алтын куллы булуы белән аерылып торган. Ремонт эшләренә осталыгы булган. Сабан туйларында ат чабышы ярышларында катнашырга яраткан. Гаиләле. Һөнәре буенча төзүче. Галия апа Ихсанова үзе лаеклы ялда. Олы йөрәкле Ананы авылдашлары бик үз итә, сабырлыгына соклануын белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев