Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гармун моңнары яшьлеккә алып кайтты

Урта Балтай авылында кичке авыл тынлыгын ярып, гармун, баян тавышлары яңгырады.

Соңгы елларда авыл урамнарында сирәк яңгырый торган, күңел кылларын тибрәтүче гармун моңнары авылдашларыбызны үзенә җыйды.


Оста гармунчы Рамиль Шиһапов капка төбе чын бәйрәм төсен алды. Яшел чирәм өстендәге өстәлдә мул ризыклы табын корылган. Мине күрәсезме?, дигәндәй төтенен югары чыгарып, самавыр кайный. Хуҗабикәләр юмартлар икән, һәрберсе өстәлне үзенең күчтәнәче белән баетты. Капка төбендә әти-әни, әби-бабайларыбызның кич утыруларын искә төшердек. Олы яшьтәге Кафия апа яшь чагында ничек итеп аулак өйләр үткәрүләрне сөйләп үтте. Менә нәкъ алар вакытындагы уеннар уйналды. Җыр-моңга бик сусаган икән авылдашлар. Рәхәтләнеп җырладылар, аяклары талганчы биеделәр. Рамил Шиһапов гармуны белән, Илгиз Әхмәдиев баяны белән кич утыруны җанландырдылар. Зөлфия Шиһапова пешергән итле бәлешнең исе дә тирә-юньгә таралды. Безнең арада балаларның күп булуы тагын да сөендерде. Менә алар да бүгенгедәй кич утыру йолаларын күреп үсәрләр һәм саклап калырлар, дигән өмет уянды. Бүгенгедәй капка төбе бәйрәмнәре авыл халкын тагын да берләштерә, көндез эштән арыганнан соң, ял да иттерә. Мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиевага рәхмәт сүзләре яңгырады. Мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән фикерләр белән таралыштылар.

Урта Балтай авылы.
Наилә Әхмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев