“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале Шыгайда дәвам итте
Районда “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале бара.
(7 август, “Апастово-информ”).
Җирлекләрдә узганнан соң, фестивальнең йомгаклау туры район үзәгендә оештырылачак.
Шыгай авылында да әлеге фестиваль оешкан төстә узды. Биредә 7 гармунчы катнашты. Гармун моңына кушылып җырлаучылар да, биючеләр дә булды.
“Гармун моңы күпләрне яшьлекләренә алып кайта. Ретро-җырлар җырлап, рәхәтләнеп ял иттек”, - ди клуб мөдире Дамир Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев